Чистай РҮХдә шартлы террорлык актын бетерү буенча өйрәнүләр узды

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

2019 елның 14 августында «Чистай РҮХ» ДАССОда террорлык янавы һәм шартлы рәвештә кылынган террорлык акты барлыкка килгәндә команда-штаб өйрәнүләре уздырылды.

Урицкий ур., 94 нче йорт адресы буенча урнашкан бинада шартлы террорлык акты булган, нәтиҗәдә ике кеше зыян күргән. Ашыгыч медицина ярдәме станциясе бригадасы тарафыннан зыян күрүчеләргә кичектергесез медицина ярдәме күрсәтелде. Шуннан соң зыян күрүчеләр «Чистай РҮХ» ДАССОның 2нче номерлы Шәһәр хастаханәсе сырхауханәсенә ашыгыч рәвештә китерелделәр, анда табиб-шәфкать туташлары бригадасы стационар шартларында медицина ярдәме күрсәттеләр.

 Гадәттән тыш хәлләр штабы начальнигы Рөстәм Гатауллин үткәргән чара нәтиҗәләре буенча өйрәнүләрнең барлык этаплары да җәлеп ителгән структуралар тарафыннан намус белән эшләнүен, куелган бурычлар уңышлы үтәлгән, террорчылык янауларына каршы чараларны оештыруда кирәкле тәҗрибә һәм күнекмәләр алынуын билгеләп үтте.

Әлеге команда-штаб өйрәнүләре «Чистай РҮХ» ДАССОда даими нигездә уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International