Татарстан Республикасында соңгы 5 елда мәгариф инфраструктурасын камилләштерү буенча җитди чаралар күрелде - 16 мең укучыга 33 мәктәп, 22 мең урынга якын 150 балалар бакчасы төзелде, 711 мәгариф оешмасы капиталь ремонтланды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте. Быелгы киңәшмәнең төп темасы - "белем бирүнең сыйфатын күтәрү факторы буларак тәрбия".
Быел мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында уза, анда инде киләсе атнада ук «Worldskills»стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты узачак.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, шул исәптән Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, шулай ук эре предприятиеләр вәкилләре, педагогик һәм фәнни җәмәгатьчелек катнашты.
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Россия гомуми белем бирү сыйфаты буенча дөньяның әйдәп баручы 10 иленә керсен өчен җитди бурыч куелган, бу глобаль көндәшлеккә сәләтлелекне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Киңәшмәдә төп доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов чыгыш ясады.