Чистай шәһәренең тарихи өлешендә мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләре турында 17 декабрьдә узган эшлекле киңәшмәдә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов фикер алыштылар.
Бүген тантаналы рәвештә яңартылганнан соң Үзәк бульвар ачылды.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарындагы территориаль бүлеге Чистай шәһәрендә эчәргә яраклы су белән тәэмин итүне контрольдә тоту турында хәбәр итә.
Чистай балалар сәнгать мәктәбе укучылары Баһаветдинова Алинә, укытучысы Леванова Ольга - "Россиянең Пушкин көне" конкурсы темасы буенча; Нырова Анна Севастьянова Наталья - "2019 ел - Театр елы" темасы буенча Саратов өлкәсе Мәдәният министрлыгы, "Россия Рәссамнар берлеге"Саратов бүлекчәсе оештырган балалар һәм яшүсмерләр сәнгать әсәрләренең VI Халыкара күргәзмә-конкурсында беренче урын яуладылар.
Бүген Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында коллегиянең киңәйтелгән утырышы узды. Чара кысаларында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров ведомство төзелүгә 10 ел тулу уңаеннан ирешелгәннәр турында сөйләде, шулай ук агымдагы елга нәтиҗәләр ясады.
2019 елның 20 декабрендә 10.00 – 11.00 сәгатьтә Чистай муниципаль районы администрациясе бинасында Казан районара табигатьне саклау прокуроры, юстиция киңәшчеләре Денис Александров тарафыннан Чистай муниципаль районында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк.
Авылда яшәү һәм эшләү-ул үзенчәлекле тормыш рәвеше. Яраткан эшендә үз сәләтен тапкан хезмәт кешеләре хөрмәткә лаек. Хезмәткә һәм туган җиргә мәхәббәтне буыннан-буынга тапшыручылар тагын да ихтирамга лаек. Нәкъ менә алар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасының Гаилә фермер династиясе»республика конкурсын оештырды. Җиңүчеләр 100әр мең сум акча алачак.
Яңа Ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен әзерләү һәм уздыру чорында Чистай муниципаль районында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында бүген атналык планеркада Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР Чистай муниципаль районы буенча надзор эшләр һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы Ренат Җамалетдинов сөйләде.
Уенчы тренер Ринат Ишмаков җитәкчелегендәге «Труд» командасына Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов 2 кубок тапшырды: 2006 елда туган «Б» дивизионы яшүсмерләр арасында футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә I урын алганы өчен Кубок һәм 2006-2007 елда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә I урын өчен Кубок.
Көзге чакырылыш чорында РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итү өчен 63 яшь чистайлы китте. Кемдер аңлы рәвештә бу адымга бара, кемдер Ватанга бурычын бирергә карар итә, ә кемгәдер хәрби хезмәт үтү карьера баскычыннан күтәрелү өчен кирәк була. Яшь егетләр арасында армиядән качарга теләүчеләр дә бар.