Чистай балалар сәнгать мәктәбе укучылары Баһаветдинова Алинә, укытучысы Леванова Ольга - "Россиянең Пушкин көне" конкурсы темасы буенча; Нырова Анна Севастьянова Наталья - "2019 ел - Театр елы" темасы буенча Саратов өлкәсе Мәдәният министрлыгы, "Россия Рәссамнар берлеге"Саратов бүлекчәсе оештырган балалар һәм яшүсмерләр сәнгать әсәрләренең VI Халыкара күргәзмә-конкурсында беренче урын яуладылар.
Укучылар үз эшләрендә илебез өчен мөһим даталарны үз рәсемнәрендә тапшыра алдылар һәм иң югары нәтиҗәләргә лаек булдылар! Укучыларыбызны һәм аларның укытучыларын җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!!!