Көзге чакырылыш чорында РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итү өчен 63 яшь чистайлы китте. Кемдер аңлы рәвештә бу адымга бара, кемдер Ватанга бурычын бирергә карар итә, ә кемгәдер хәрби хезмәт үтү карьера баскычыннан күтәрелү өчен кирәк була. Яшь егетләр арасында армиядә хезмәт итүдән качарга теләүчеләр дә бар.
2018 елның 1 апреленнән 15 июленә кадәр, шулай ук 2018 елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр хәрби хезмәткә чакырылудан кичектерү яки азат итү хокукы булмаган хәрби хезмәткә чакырылучыларның берсе тору урыны буенча хәрби комиссариат бүлегенә килми. Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районы буенча бүлеге хәбәр итүенчә, хәрби хезмәткә чакырылучыга повесткаларны 2018 елның 2 апрелендә һәм 3 декабрендә шәхсән тапшырдылар.
Шулай итеп, 1996 елда туган егеткә карата РФ Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Әлеге статья нигезендә, хәрби хезмәт үтүдән аңлы рәвештә читләшкән өчен граждан җаваплылыкның 3 төрен үз өстенә алырга мөмкин:
штраф күләме 200 000 сум тәшкил итә;
армиядә хезмәт итүдән баш тарткан өчен 90-180 көнгә арест;
24 айга кадәр иректән мәхрүм итү.