Шәһәрнең тарихи өлешен саклау режимы үзгәртеләчәкме?

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Чистай шәһәренең тарихи өлешендә мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләре турында 17 декабрьдә узган эшлекле киңәшмәдә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов фикер алыштылар.

         Утырышта БРИКС банкы хисабына реставрацияләнәчәк объектларга документлар әзерләү, мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. БРИКС банкы хисабына реставрация программасына кертелгән мәдәни мирас объектлары инвесторларга аренда программасы буенча тапшырылачак. Ләйлә Ринатовна мәдәни мирасны саклау буенча дәүләт комитетына, Төзелеш министрлыгына проект-смета документларын рәсмиләштерү чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирәчәк мәдәни мирас объектларын хосусыйлаштыру тәҗрибәсен өйрәнергә кушты.

         Шулай ук «Чистай шәһәре»тарихи җирлегенең саклау зоналары мәсьәләләре дә каралды. Ләйлә Фазлеева һәм Дмитрий Иванов сугыштан соңгы чордагы төзелмәләрне бетерү һәм саклау зоналары территориясендә Күзәтчелек режимын җиңеләйтү хисабына сакланылучы мәйданнарны киметү идеясен хупладылар, бу исә яңа объектлар төзүне килештерүне һәм сакланыла торган зоналар чикләрендә булган корылмаларны реконструкцияләүне җиңеләйтәчәк.

Киңәшмәдә ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты җитәкчесе Иван Гущин, башка республика ведомстволары һәм муниципаль район башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International