Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарындагы территориаль бүлеге Чистай шәһәрендә эчәргә яраклы су белән тәэмин итүне контрольдә тоту турында хәбәр итә.
Контроль-күзәтчелек чаралары Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә гамәлгә ашырыла.
Ел дәвамында «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Чистай, Спас районнарындагы филиалы лабораториясе 3 контроль ноктада Чистай шәһәрен су белән тәэмин итүгә мониторинг үткәрә. 2019 елның 11 аенда органолептик, физик-химик һәм микробиологик күрсәткечләр буенча 39 эчә торган су пробасы тикшерелде. Ике пробада гомуми катгыйлык буенча 1,05 ПДКДАН (рөхсәт ителгән чик концентрация) артык булу ачыкланды.
Чистай шәһәре халкының эчә торган һәм хуҗалык-көнкүреш ихтыяҗлары өчен керә торган суның сыйфатын РФ законнары нигезендә аккредитацияләнгән «Чистай-Водоканал» АҖ лабораториясе контрольдә тота. Үткәрелгән тикшеренүләр турында хисаплар ай саен Роспотребнадзорга тапшырыла. Агымдагы елның 11 аенда 899 про химия күрсәткечләре буенча тикшерелгән,шул исәптән тикшерелгән пробаларның гомуми саныннан стандарт булмаган 2 яки 0,2% ы. Микробиологик күрсәткечләр буенча 1008 проба тикшерелгән, аларның 31 яисә 3,0 проценты санитар таләпләргә туры килми. Татарстан Республикасы буенча стандарт булмаган пробалар проценты уртача күрсәткечләрдән артмый.