Россия студентлары көне алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча идарәсендә «Студентлар десанты - 2020»Бөтенроссия акциясе старт алды. Казан инновацион университеты студентлары - булачак юристлар бүлек эше белән таныштылар.
Кабул итүгә язылу көн саен 8.00 дән 17.00 гә кадәр түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Чистай шәһәре, Ленин ур., 42
телефон: 5-27-56
«Читай» мәдәни үзәге залында үзмәшгульләр, предприятие, оешма, сәүдә, КФХ җитәкчеләре чәй табыны артында җыелды. Алар муниципаль районның икътисади үсеше, аның киләчәк перспективалары турында фикер алыштылар.
23 гыйнварда район Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов Чистай авыл җирлегендә узган хисап җыелышында катнашты. Ул халыкка районның социаль-икътисади хәле турында мәгълүмат җиткерде.
2020 елның гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» ДМСна гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр буенча административ тикшерүләр кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Чистай районының сәүдә объектларына барып кайттылар.
Аграрчылар Хөкүмәттә тармак кураторын алмаштыруга бәйле рәвештә сизелерлек үзгәрешләр кичерерме (21 гыйнварда вице-премьер итеп Виктория Абрамченко билгеләнде), һәм агросәнәгать комплексының нинди бурычлары өстенлекле булачак, дип сөйләде аграр мәсьәләләр буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары, авыл территорияләрен үстерү буенча федераль проект координаторы Айрат Хәйруллин..
Республика һәм район җитәкчелегенең халык белән чираттагы очрашуы "Чистай ПТС" ААҖдә узды. Предприятиенең хезмәт коллективы белән Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов очрашты.
«Чистай–Водоканал» АҖ хәбәр итә, Тынычлык урамы буенча 38 24/01/2020 йорттагы суүткәргеч участогында авария эшләре башкару сәбәпле, 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Мебель фабрикасы районында су бирү туктатылачак.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов авыл халкы белән очрашты.
30 апрельгә кадәр, коррупциягә каршы закон таләпләре нигезендә, Татарстан Республикасында муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар, муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук муниципаль учреждение җитәкчеләре вазыйфаларын биләүче затлар, узган 2019 ел өчен керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирергә бурычлы.