Олы Талкыш авыл җирлегендә халык җыены узды

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов авыл халкы белән очрашты.  

Ул авыл халкына районда 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде. Чыгышны Олы Талкыш авыл җирлеге башлыгы Эдуард Ильин авылда ел нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат белән дәвам итте. Ул авылда кайбер проблемалар барлыгын билгеләп үтте:» халыкның салымнар буенча бурычлары 250 мең сумнан артып китә, өстәвенә, авыл җирлегендә урнашкан авыл хуҗалыгы предприятиеләренең дә 2017-2018 елларга пай җирләре өчен бурычлары бар",-диде ул.

Авыл җирлеге халкы алдында шулай ук авыл җирлеге участковые Илнар Әхмәтшин чыгыш ясады. Аның доклады мошенниклык гамәлләрен профилактикалау, өйдә көчләү һәм башка гражданлыгы булган затларны ялган теркәү чаралары турында иде.

Узган елның август аенда узган гражданнар җыенында авыл кешеләренең ККК чыгару белән шөгыльләнүче подрядчы оешмага карата сораулары бар иде. Бу юлы «ГРИНТ» ҖЧҖ вәкилләре шулай ук җыенда булдылар һәм күрсәтелгән хезмәтләр өчен куелган счетлар буенча килеп туган сорауларны карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International