ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Шәһәр һәм район территориясендә санитар-эпидемиологик хәл киеренке кала.

Оператив мәгълүматларга караганда, Чистай муниципаль районында коронавирус йогышы белән авырган 8 кеше бар.

7 майга, 2 кеше тулысынча терелгән. 2 кеше хастаханәдә, 4 кеше өйдә дәвалана.

45 кеше медицина күзәтүе астында кала.


6
май, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов «Татнефть-Олимп» стадионы территориясен үстерү һәм төзекләндерү мәсьәләләре буенча «ХЭДС ГРУПП» ҖЧҖ вәкилләре белән күчмә киңәшмә уздырды.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе үз-үзеңне изоляцияләү режимы тәмамланганчы күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрүне дәвам итәчәк.

08 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2020 елның 7 мае

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 7 маенда көндез урыны белән көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

“Юлдаш” Чистай шәһәре өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты Татарстанда агымдагы елның 4 маеннан игълан ителгән «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды.

6 майдан Татарстан зиратлары керү өчен ачык булачак. Тиешле карар ТР Министрлар Кабинетында имзаланды.


5
май, 2020 ел
сишәмбе

Көнкүрештә янгыннарның төп сәбәпләре-ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларының төзек булмау, мичне һәм көнкүреш электр җылыту приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Икенче бөтендөнья сугышы 75 ел элек тәмамланган. Бөек Җиңүнең нәтиҗәсе булып дөнья җәмәгатьчелеген яңа төзекләндерү һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) булдыру тора. 1945 елда 51 ил вәкилләре халыкара тынычлыкны саклау һәм ныгыту, күмәк иминлекне тәэмин итү, халыкара хезмәттәшлекне үстерү һәм глобаль социаль-икътисадый алгарышка ярдәм итү өчен Берләшкән Милләтләр оешмасы төзегән.

2020 елның 6 маена 18 сәгатьтән 2020 елның 5 маенда 18 сәгатькә кадәр

Бүген Чистай муниципаль районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Богданова Мария Степановна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International