Шәһәр халкы өчен мөһим мәгълүмат!

2020 елның 5 мае, сишәмбе

Икенче бөтендөнья сугышы 75 ел элек тәмамланган. Бөек Җиңүнең нәтиҗәсе булып дөнья җәмәгатьчелеген яңа төзекләндерү һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) булдыру тора. 1945 елда 51 ил вәкилләре халыкара тынычлыкны саклау һәм ныгыту, күмәк иминлекне тәэмин итү, халыкара хезмәттәшлекне үстерү һәм глобаль социаль-икътисадый алгарышка ярдәм итү өчен Берләшкән Милләтләр оешмасы төзегән.

Үзенең 75 еллыгы алдыннан БМО киләчәкне формалаштыру өчен Глобаль хезмәттәшлекнең әһәмияте турында бөтендөнья диалогын башлап җибәрде. Ел башында узган очрашу барышында БМО Генераль секретаре Антониу Гуттериш "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият" җитәкчелегенә җирле һәм төбәк хакимиятләренең киләчәк турында күзаллауларын тәкъдим итү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Халыкара сәясәт эшендә җирле хакимиятләрнең ролен ныгыту буенча үз мандаты кысаларында һәм әлеге проблемаларны хәл итүдә җирле һәм төбәк хакимиятләренең үзәк ролен исәпкә алып, "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият" ООН-75 инициативасын тормышка ашыруга булышлык итә.

Бу уңайдан сезне гомуми күзаллауны формалаштыруда катнашырга һәм 1945 елда – БМОның 100 еллыгы елында дөньяны ничек күрүегез турында сөйләргә чакырабыз. Моның өчен кирәк:

Узарга кыска онлайн-сораштыру сайтында https://un75 кonline/?lang=rus

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International