Шәһәр һәм район территориясендә санитар-эпидемиологик хәл киеренке кала.
Оператив мәгълүматларга караганда, Чистай муниципаль районында коронавирус йогышы белән авырган 8 кеше бар.
7 майга, 2 кеше тулысынча терелгән. 2 кеше хастаханәдә, 4 кеше өйдә дәвалана.
45 кеше медицина күзәтүе астында кала.
Хөрмәтле Татарстан Республикасыннан читтә яшәүчеләр һәм кунаклар, коронавирус йогышы таралмасын өчен, сезне кичекмәстән бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлегенә 8 (84342) 5 50 00 һәм 8 (84342) 5 51 50 телефоннары аша хәбәр итүегезне сорыйбыз