6-нчы майдан Чистай зиратлары керү өчен ачык булачак

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

6 майдан Татарстан зиратлары керү өчен ачык булачак. Тиешле карар ТР Министрлар Кабинетында имзаланды.

Зиратларга бару өчен рөхсәтне смс-пропусклар системасы аша алырга мөмкин булачак. Бу максат буенча пропускны атнага бер тапкыр алырга мөмкин, ул бер сәгать дәвамында гамәлдә. Моның өчен теркәлү#сериясе һәм паспорт номеры (бушлыкларсыз) тексты белән 2590 номерына смс-хәбәр җибәрергә, ә җаваптан соң шул ук номерга «Цель4»тексты белән смс-хәбәр җибәрергә кирәк. Шулай ук пропускны махсус сайтта да алырга мөмкин. (https://covid19.tatarstan.ru/)

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда зиратны үз-үзеңне изоляцияләү режимы белән 11 апрельдән ябылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International