ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2019 ел
дүшәмбе

"АиФ-Казан» редакциясендә торак һәм бакча йортларын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча туры линия узды. Укучылар сорауларына Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева җавап бирде.

2019 елның 27 мартында Чистай шәһәрендә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итәчәк. Кабул итү Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелеге белән берлектә узачак.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының Идарә кадрлары резервына өстәмә туплану игълан ителде (Татарстан Республикасы Президентының кадрлар резервы). Конкурста катнашу өчен кандидатлар сыйфатында идарә эшчәнлеге стажы 3 елдан да ким булмаган затлар катнаша ала (Татарстан Республикасы Президентының 2014 елның 6 октябрендәге ПУ-968 номерлы Указы).

Чистай муниципаль районы территориясендә 10 мартта гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм балык саклау инспекторлары белән берлектә " Кар чанасы-2019»операциясе кысаларында профилактик рейд оештырылды.


10
март, 2019 ел
якшәмбе

9 март көнне Чистай муниципаль районы башлыгы кубогына ветераннар командалары арасында мини-футбол буенча турнир узды.

10 март көнне Скарятин бакчасында Масленицага багышланган бәйрәм чаралары узды.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 11 мартта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән секундына 15 метрга кадәр җил, аерым районнарда бозлавык, томан көтелә.


9
март, 2019 ел
шимбә

10 мартта Татарстан территориясендә томан төшәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республиканың көнчыгыш районнарында буран һәм көньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил булачак.

7 март көнне булачак бәйрәм алдыннан яшьләр үзәгендә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт булып узды.

"Тормыш" юл хәрәкәте иминлеге үзәге яшьләр эшләре бүлеге волонтерлары  әби– бабайларда еш кына кунак, буш вакытларында өлкән һәм ялгыз яшәүче гражданнарга хуҗалык эшләрендә ярдәм итәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International