9 март көнне Чистай муниципаль районы башлыгы кубогына ветераннар командалары арасында мини-футбол буенча турнир узды.
Турнирда катнашучыларны һәм җанатарларны "Татнефть Олимп" стадионы директоры Рөстәм Хаматов, спорт ветераны, Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре Валерий Ваганов сәламләде.
Барлык командалар да дипломнар белән бүләкләнде.
Турнирда җиңүчене һәм катнашучыларны котлыйбыз һәм аларга яңа спорт казанышлары телибез!