Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының Идарә кадрлары резервына өстәмә туплану игълан ителде (Татарстан Республикасы Президентының кадрлар резервы). Конкурста катнашу өчен кандидатлар сыйфатында идарә эшчәнлеге стажы 3 елдан да ким булмаган затлар катнаша ала (Татарстан Республикасы Президентының 2014 елның 6 октябрендәге ПУ-968 номерлы Указы).
Конкурс кысаларында бәяләү чаралары үткәреләчәк,ә сайлап алынган затлар карьера үсеше, һөнәри үсеш һәм Татарстан Республикасының алдагы үсеше буенча проектлар әзерләү мөмкинлеге алачак.
Конкурста катнашырга теләүчеләргә 16нчы мартка кадәр 884342 5-26-40, 5-30-07 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә һәм кушымта нигезендә документлар әзерләргә кирәк.