ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Чистай муниципаль районы халкына 2019 елның 14 октябреннән цифрлы телевидениегә күчү турында исегезгә төшерәбез. Аналог телетапшыруларын тулысынча сүндереп бетерергә 13 көн калды.

Хәзерге вакытта Россия җәмгыяте иҗтимагый тормышны модернизацияләүгә бәйле кыйммәтлелек системасын үзгәртеп кору кичерә.

Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре велосипед урлауда шикләнелүче Чистайның 30 яшьлек кешесен тоткарлаган.

Яшь белгечләр   авыл  территорияләрен  комплекслы  үстерү буенча  дәүләт  программасы  кысаларында  2020 елдан  авыл  җирендә  3%ка кадәр ставка  белән  ипотека кредиты алырга  мөмкин.   Бу  хакта  Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары    Иван Лебедев  әйтте.

Дежур частькә Чистайда яшәүче 57 яшьлек ир шалтыратты һәм Радищев урамындагы шәхси йортларның берсендә шартлаткыч җайланма салынуы хакында хәбәр итте. Әмма әлеге сигнал буенча килгән полиция хезмәткәрләре һәм шәһәрнең ашыгыч хезмәтләре хезмәткәрләре бернинди шартлаткыч матдә дә тапмады.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасы территориясендә көньяктан көчле җил көтелә: - 1 октябрьдә төнлә урыны белән 15-20 м/с тизлектә, - 1 октябрьдә көндез, төнлә-2 октябрьдә иртән секундына 17-22 метрга кадәр.

Игъланнар сайтында ул сыер сату турында мәгълүмат урнаштырды. Аңа сыер сатып алырга теләвен, әмма хәзерге вакытта башка шәһәрдә дип кыз-хатын шалтыратты. Ул сатучыдан карталарны сатып алырга һәм акча күчерү буенча кайбер операцияләр ясарга кушты. Зыян күрүче үзе мошенник хатын счетына 48 мең сумнан артык акча күчерде. Бераздан, үзен ялгыштыруын аңлап, ханым полициягә мөрәҗәгать итте.

27-29 сентябрь көннәрендә «Идел» яшьләр үзәге базасында Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы утырышы узды.

Соңгы  бер  атна  эчендә  республикада    1,4 мең га бәрәңге, 500 га яшелчә җыелды,   256 мең  тонна шикәр  чөгендере  чыгарылды.  Шул  чор  эчендә  Татарстанның  шикәр  заводларында   20,4 мең тонна  шикәзр  комы  җитештерелде.    Бу  хакта  бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  сөйләде.  

7 октябрьдә иртәнге сәгать 6дан 8 октябрьгә кадәр түбәндәге авыл җирлекләрендә газ белән тәэмин итү туктатылачак:..


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International