Исерек ир-ат шартлаткыч җайланма урнаштырылган дип хәбәр итте

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Дежур частькә Чистайда яшәүче 57 яшьлек ир шалтыратты һәм Радищев урамындагы шәхси йортларның берсендә шартлаткыч җайланма салынуы хакында хәбәр итте. Әмма әлеге сигнал буенча килгән полиция хезмәткәрләре һәм шәһәрнең ашыгыч хезмәтләре хезмәткәрләре бернинди шартлаткыч матдә дә тапмады.

Шалтыратучы исерек хәлдә буларак берни дә аңламата алмады.

«Террорчылык акты турында ялган хәбәр» РФ Җинаять Кодексының 207 маддәсе буенча хулиганны җинаять җаваплылыгына тарту мәсьәләсе хәл ителә. Әлеге статьяның санкцияләре ике йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр штраф яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итү, яки ике елдан алып өч елга кадәр мәҗбүри эш башкару рәвешендә җәза бирүне күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International