27-29 сентябрь көннәрендә «Идел» яшьләр үзәге базасында Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы утырышы узды.
Сменаны рәсми ачу Екатерина Согринаның сәламләү сүзләре белән башланды. Ул сменада катнашучыларга октябрь аенда ук Татарстанның һәр районында булачак яшь гражданнарның муниципаль форумнары турында сөйләде.
"Волонтерлар-медиклар" хәрәкәте волонтерлары Советның көзге утырышында катнашучылар өчен мастер-класс һәм сәламәт туклану мәсьәләләре буенча кызыклы квест үткәрделәр. Утырыш кысаларында иҗтимагый берләшмәләр лидерлары һәм активистлары өчен гомуми белем бирү программасы, республика проектларын, чараларын, идеяләрен эшләү гамәлгә ашырылды. Чистай муниципаль районыннан әлеге утырышта 2 нче гимназиядән активистка Ангелина Суворова катнашты.
Смена кысаларында Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Департаменты җитәкчесе урынбасары, «Россиядә Үлемсез полк» хәрәкәте штабы җитәкчесе һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин белән ике мөһим очрашу узды.
Өч тапкыр Европа чемпионы, кикбоксинг буенча ике тапкыр дөнья Кубогы җиңүчесе Илназ Сәйфуллин белән иҗади очрашуда катнашучылар спорт темасына кагылышлы сораулар бирделәр.