ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Чистай муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты бүлекләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында чираттагы  киңәшмә узды. Киңәшмәне Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Хөрмәтле мөрәҗәгать итүчеләр! Игътибарыгызга шуны җиткерәбез: Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең структур бүлекчәләре җитәкчеләре тарафыннан гражданнарны кабул итү графигында үзгәрешләр булды.

Дипломнарны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов чираттагы планеркада тапшырды.

24 октябрьдә патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре урамда өске киемсез һәм аяк киемсез барган 39 яшьлек ирне туктаткан. Ир-ат берни дә аңлата алмый, полицейскийлар аны өенә алып кайта.

21 октябрьдә кизү частенә караклык турында гариза белән Чистайда яшәүче 45 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Полицейскийларга ул банк хезмәткәреннән, янәсе, кесә телефонына шалтыратып, законсыз рәвештә акча күчерүне булдырмый калу һәм аларны ышанычлы исәпкә кую өчен, кичекмәстән якланмаган счеттан акча алырга кирәк, дип белдерде. Хатын шалтыратучыга банк картасыннан алынган бөтен акчаларны алып, мошенник күрсәткән счетка күчерә.

Район хуҗалыкларында көзге кыр эшләре дәвам итә. Көнбагыш һәм кукуруз җыю, шулай ук туңга сөрү эшләре бара. Хуҗалыкларда рапс җыю эшләре төгәлләнгән.

Чираттагы планеркада Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов яңа җитәкче белән таныштырды.

28 октябрьдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров катнашында Татарстанның фермерлар,   крестьян хуҗалыклары һәм авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары ассоциациясе Советы  һәм   Президиумының  киңәйтелгән  утырышы  булды. 

27 октябрьдә православие дини үзәгендә Рус Православие Чиркәве оештырган "Алла дөньясының матурлыгы" Халыкара балалар иҗаты конкурсының муниципаль этабының сәнгать эшләренә бәя бирелде.


28
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Сугыш ветераны туган Чистайда булмаса да, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов аны юбилей көне белән шәхсән котларга карар итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International