Район кырларыннан яңалыклар:

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Район хуҗалыкларында көзге кыр эшләре дәвам итә. Көнбагыш һәм кукуруз җыю, шулай ук туңга сөрү эшләре бара. Хуҗалыкларда рапс җыю эшләре төгәлләнгән.

Көнбагыш 8,2 гектарда җыеп алынды. «Закамье Агро» ҖЧҖ хуҗалыгы бу культураны җыеп алу эшен төгәлләде инде.

Хуҗалыклар рапс җыю эшләрен тулысынча төгәлләделәр. Бер сезонда бер гектарга уртача уңышлылык 10 центнер тәшкил иткән 3,2 мең тонна культура суктырылды.

Туңга сөрү буенча эш планның 90% ка үтәлгән. Графиктан артта калган хуҗалыклар ике сменалы эш графигын оештырдылар.

Чистай муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сүзләренә караганда, иртәгә хуҗалыкларда техниканы кышкы саклауга кую һәм аны ремонтлауны оештыру буенча конкурс үткәрү планлаштырыла. Комиссия эштән бушаган авыл хуҗалыгы машиналарын, комбайннарны, тракторларны куюның сыйфатын, хезмәтне саклау таләпләрен, машина-трактор паркларында тәртипне бәяләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International