ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 30 мартындагы 234 номерлы карары белән яңа коронавирус инфекциясе таралуга, шулай ук гражданнарның һәм транспорт чараларының хәрәкәтен чикләү белән бәйле кайбер яңа чаралар кертелде.

Азык-төлек иминлеген тәэмин итү, халыкны өзлексез рәвештә җитәрлек күләмдә ашамлык продуктлары белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы продукциясен, чималын һәм азык-төлекне өзлексез җитештерүгә ярдәм итү максатларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә: авыл хуҗалыгы продукциясен һәм аның эшләнмәләреннән продуктлар, ашамлык продуктларын да кертеп, җитештерүче, авыл хуҗалыгы продукциясенең һәм азык-төлекнең товар запасларын булдыручы оешмалар, шул исәптән сезонлы кыр эшләрен башкаручы, терлекчелек өлкәсендә эшләүче оешмалар, балык тотучы, балык эшкәртүче предприятиеләр, балыкчылык хуҗалыклары, шулай ук ветеринария дару чараларын җитештерү белән шөгыльләнүче оешмалар, халыкны ашамлык продуктлары белән тәэмин итүгә бәйле эшчәнлекне һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән башка төр эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмалар Россия Федерациясе Президентының “Россия Федерациясендә эш көннәрен игълан итү турында” 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указының 2 пунктындагы «а», «в» һәм «г» пунктчаларына эләгә.

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү шартларында халыкка ярдәм итү өчен берничә кайнар линия ачылды.

Шәһәр һәм район территориясендә санитар-эпидемиологик хәл тотрыклы кала.

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 2 апрелендә иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 15-18 м/с тизлектә көчле җил көтелә.

Аерым алганда, кадастр бәясе нәтиҗәләре турында бәхәсләрне карау тәртибенә үзгәрешләр кертелде

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары турында «2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 30 мартындагы 234 номерлы Карарын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны һәм хезмәткәрләрне коронавирус инфекциясе таралудан саклауга юнәлдерелгән өстәмә чаралар күрде.

Об этом заявил сегодня министр сельского хозяйства Российской Федерации Дмитрий Патрушев на заседании оперативного штаба по мониторингу социально-значимой сельскохозяйственной продукции и продовольственной ситуации. В его работе принял участие заместитель Премьер – министра РТ-министр сельского хозяйства и продовольствия РТ Марат Зяббаров.

Тикшерү барышында машина-трактор паркының, чәчү һәм туфрак эшкәртү машиналарының һәм агрегатларының язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлекләре, авыл хуҗалыгы техникасына техник хезмәт күрсәтү пунктлары, чәчү материалының сыйфаты бәяләнде. Шулай ук хезмәтне саклау һәм түләү шартлары да бәяләнде. Комиссия барлык хуҗалыкларда да эшнең яхшы оештырылуын билгеләп үтте.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәяләве буенча 2020 елның гыйнвар-февралендә барлык категория хуҗалыкларда 4,3 млн тонна сөт җитештерелгән, бу 2019 елның шушы чорына караганда 5,8%ка күбрәк. Шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт җитештерү 9,1%ка артты. Сөт җитештерүне аеруча арттыручылар арасында Краснодар крае, Рязань, Воронеж, Новосибирск, Калуга өлкәләре һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмалары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International