Чистай муниципаль районында 2020 елның 31 мартында хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлегенә комиссия тикшерүе узды

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

Тикшерү барышында машина-трактор паркының, чәчү һәм туфрак эшкәртү машиналарының һәм агрегатларының язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлекләре, авыл хуҗалыгы техникасына техник хезмәт күрсәтү пунктлары, чәчү материалының сыйфаты бәяләнде. Шулай ук хезмәтне саклау һәм түләү шартлары да бәяләнде. Комиссия барлык хуҗалыкларда да эшнең яхшы оештырылуын билгеләп үтте. Әмма кайбер хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы машиналарын җайга салу буенча җитешсезлекләр бар иде. Комиссия тарафыннан аларны тиз арада бетерү буенча тәкъдимнәр бирелде.

Язгы кыр эшләренә барлыгы 200 дән артык трактор, 120 чәчү агрегаты, 26 киң колачлы чәчү комплексы җәлеп ителәчәк. Бүгенге көндә барлык техника да әзерлек сызыгында. Хуҗалыклар техника паркын яңарту өстендә актив эшлиләр. Бу ел башыннан югары җитештерүчәнлекле чәчү комплекслары белән бергә энергиягә бай булган 7 трактор, шулай ук туфрак эшкәртү агрегатлары сатып алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International