Чистай районы халкы һәм подряд оешмалары җитәкчеләре игътибарына! Исегезгә төшерәбез, Россиядә төзелеш подряды шартнамәләре буенча шәхси торак йортлар төзегәндә акчаларны яклау механизмы гамәлдә.
Әлеге чаралар 2024 елның 22 июлендәге 186-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә гамәлгә ашырыла һәм шәхси йортлар төзү базарының иминлеген арттыруга юнәлдерелгән.
Нәрсә ул эскроу-хисап?
Бу махсус банк счеты, анда заказ бирүченең акчалары эшләр тәмамланганчы «туңдырыла". Подрядчы акчага договор буенча үз йөкләмәләрен тулысынча үтәгәннән соң гына керә ала.
Механизмның өстенлекләре:
Гражданнар (заказчылар) өчен: кертелгән акчаларны гарантияле яклау. Подрядчының банкротлыгы яки намуссызлыгы вакытында акча югалту куркынычы нульгә кайтып кала.
Подряд оешмалары өчен: эскроу-счетлар аша эшләү клиентларның ышанычын арттыра һәм бизнес өчен ташламалы кредитлау программаларын кулланырга мөмкинлек бирә.
Тармак өчен: озак төзелешләр санын кыскарту һәм базарны компетентсыз башкаручылардан яклау.
Халыкка һәм бизнеска мәгълүмат бирү «ДОМ.РФ» АҖ белән берлектә РФ төзелеш һәм торак — коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан башкарыла. ИЖС өлкәсендә эскроу счетларын файдалануга күчү-һәр гражданин финанс югалтулардан иминләштерелгән үтә күренмәле һәм куркынычсыз торак базары булдыруга таба мөһим адым.