ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2019 ел
дүшәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының Идарә кадрлары резервына өстәмә туплану игълан ителде (Татарстан Республикасы Президентының кадрлар резервы). Конкурста катнашу өчен кандидатлар сыйфатында идарә эшчәнлеге стажы 3 елдан да ким булмаган затлар катнаша ала (Татарстан Республикасы Президентының 2014 елның 6 октябрендәге ПУ-968 номерлы Указы).

Чистай муниципаль районы территориясендә 10 мартта гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм балык саклау инспекторлары белән берлектә " Кар чанасы-2019»операциясе кысаларында профилактик рейд оештырылды.


10
март, 2019 ел
якшәмбе

9 март көнне Чистай муниципаль районы башлыгы кубогына ветераннар командалары арасында мини-футбол буенча турнир узды.

10 март көнне Скарятин бакчасында Масленицага багышланган бәйрәм чаралары узды.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 11 мартта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән секундына 15 метрга кадәр җил, аерым районнарда бозлавык, томан көтелә.


9
март, 2019 ел
шимбә

10 мартта Татарстан территориясендә томан төшәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республиканың көнчыгыш районнарында буран һәм көньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил булачак.

7 март көнне булачак бәйрәм алдыннан яшьләр үзәгендә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт булып узды.

"Тормыш" юл хәрәкәте иминлеге үзәге яшьләр эшләре бүлеге волонтерлары  әби– бабайларда еш кына кунак, буш вакытларында өлкән һәм ялгыз яшәүче гражданнарга хуҗалык эшләрендә ярдәм итәләр.

"Чистай водоканалы" АҖ хәбәр иткәнчә, В. Ногин урамында ремонт эшләре башкару белән бәйле рәвештә, 9 мартта 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Часовой завод поселогында су белән тәэмин итүне туктатып тору көтелә.


8
март, 2019 ел
җомга

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 9 мартта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, кайбер районнарда бозлавык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International