"Чистай водоканалы" АҖ хәбәр иткәнчә, Бебель урамында ремонт эшләре башкару белән бәйле рәвештә, 25нче мартта 22.00 сәгатьтән 26 нчы март итрәнге 04.00 сәгатькә кадәр Бебель, Кулясов, Фрунзе, Урицкий, Галактионова, Октябрьская, К. Либнехта һәм Нариман урамнарында су белән тәэмин итүе туктатылып тору көтелә.
"Восток" мәдәни-ял итү үзәгендә ирекле халык дружиналары оешуга 60 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. 1959 елның 2 мартында КПССның Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советы карары белән илдә ирекле халык дружиналары отрядларын төзү турында Карар кабул ителә.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 24нче мартта кич белән һәм 25нче мартта Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
- төнлә һәм иртән томан белән бозлавык;
- иртән һәм көндез кар, юеш кар һәм яңгыр кебек көчле явым-төшемнәр;
- буран һәм төньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә.
Игътибарлы булыгыз: юлларда бозлавык, кар көртләре.
"Чистай водоканалы" АҖ хәбәр иткәнчә, 40 лет Победы урамында ремонт эшләре башкару белән бәйле рәвештә, 24 мартта 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр ПМК һәм Тегермән районнарында су белән тәэмин итүе туктатылып тору көтелә.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 24нче март иртән һәм төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
22нче мартта Татарстан Республикасында Дәүләт телләре турындагы законны гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов үткәрде.
Бүген, 22нче мартта, эш визиты белән Чистай муниципаль районында монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов булды.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 22нче март кичен һәм 23нче март иртән һәм төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
2019 елда Бөтендөнья туберкулез белән көрәшү көне «Моның белән тәмамларга вакыт!» девизында үтә.
Бүген, 22нче мартта, Чистай Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Кашапова һәм Кытай инвесторы вәкиле Бао Линың чын Кытай чәе артында очрашуында "Цзинь Фэн» ҖЧҖ субпродуктларын эшкәртү цехы төзү һәм «Чистай" АСИҮТ Кытай инвесторының инвестицион эшчәнлегенең алга таба юнәлешләре турында фикер алыштылар.