ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2019 ел
җомга

22нче март көнне «Юлдаш»  Чистай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре белән, эш планы кысаларында янгын куркынычсызлыгы бунча теоретик дәресләр узды. Дәресләрне директор урынбасары Рөстәм Нуретдинов алып барды.

21нче март көнне «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» Чистай бүлекчәсе Чистай шәһәренең «бизнес-инкубация үзәге» белән берлектә Чистай Высельскасының авыл мәдәният йортында авыл яшьләре өчен «Мин-эшмәкәр»дип исемләнгән чара үткәрелде.

21нче март көнне «Чиста болыннары» дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре 17 нче номерлы «Каенкай» балалар бакчасында Бөтендөнья урманнарны яклау көненә багышланган дәрес үткәрде.

22нче март көнне Йолдыз урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья су ресурсларын саклау көненә багышланган экологик дәрес үткәрелде.

2019 елның 19нчы апрелендән 21нче апрелгә кадәр Су спорт төрләре сараенда (Казан шәһ., Сибгат Хәким ур., 70 йорт) синхрон йөзү буенча дөнья сериясе этабы узачак.

Кичә, 21нче мартт көнне, экология мәсьәләсе буенча җәмәгать тыңлаулары үткәрелде.

21нче март көнне 4 нче номерлы ТҖҮ бинасында Тегермән мәйданы микрорайонында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча бурычларны каплау мәсьәләләре буенча комиссия утырышы булды

Бу юлы Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек белгече белән берлектә музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләр янына бардылар. Алар балаларга наркотикларның нәрсә икәнлеге, наркотикларга бәйлелек ни өчен барлыкка килергә мөмкин булуы һәм аларны наркотиклар куллануга кем тарта алуы турында сөйләде.

Икътисадый үсеш министрлыгы гаражлар һәм аларны сатып алу тәртибе турында Федераль закон проектын ясады. Закон кабул ителү белән гаражларының документлары булмаган гражданнар аларны үз милекләренә рәсмиләштерү һәм алар астындагы җирне сатып алу мөмкинлеге барлыкка килер дип көтелә.


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 21нче мартта, Чистай АСИҮТ резиденты " Барс аяк киемнәре компаниясе» ҖЧҖ сәнәгать мәйданчыгына махсусуви җитештерү өчен җиһазлар килде. Якын арада аны монтажлау башланачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International