13.00 сәгатьтә сәяси репрессия корбаннарын искә алу мемориаль комплексы янында (янгын часте ягыннан) җыелыш.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 2019 елның 16 августында Татарстан Республикасы территориясендә көтелә:
- төнлә һәм иртән урыны белән томан;
- төнлә һәм көндез көнбатыш районнарда кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, урыны белән көчле яңгыр, боз яварга мөмкин.
Быел беренчеләрдән булып Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов кулыннан «Хузангай»ҖЧҖ комбайнчылары сертификатлар алдылар.
Чистайда Россия Федерациясе Президентының иҗтимагый проектлар идарәсе, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре булды.
2019 елның 10 августыннан Чистай шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Галактика балалары»палаткалы лагерьларның республика фестивале старт алды. Фестиваль эшли башлаганнан сигез ел эчендә анда сигез меңнән артык катнашучы булды. Быел фестивальгә республиканың 10 районыннан 10 яшьтән 17 яшькәчә 223 катнашучы килгән. Оештыручылар алар өчен бик бай программа әзерләгәннәр: җыр һәм бию конкурслары, уен чаралары, презентацияләр һәм концертлар.
Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин быел урып-җыюның катлаулылыгына бәйле вәзгыятькә аңлатма бирде һәм азык-төлек бодаена бәяләр артуны фаразлады.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 2019 елның 15 августында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
15 август көнне 13.30 да "Татарстан 24" телеканалында туры эфирда Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы вәкилләре катнашында" Торак-коммуналь Советлар» программасы булачак. Сүз законнардагы мөһим үзгәрешләр, шул исәптән "дача амнистиясен" яңарту һәм 13 августта үз көченә кергән, Күчемсез милекне электрон мошенниклардан саклауга юнәлдерелгән закон турында барачак.
Бу агымдагы елның ноябрь аенда Казанда узачак социаль ярминкәдә катнашу өчен беренче адым. Ул Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм республика Икътисад министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Матвеев Федор Филиппович үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.