ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2019 ел
җомга

Кирәкле инвентарь белән коралланып, мең ярымга якын чистайлы анда актив катнаша.

Яшьләр проектлары һәм программалары лидерлары һәм активистлары социаль ипотека программасы буенча торак алу конкурсында катнаша ала. Конкурста җиңү социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда фатир алу мөмкинлеге бирә, шул ук вакытта программада катнашучылар чиратында өстенлек бар.

2019 елның 27 августында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан ш., Карл Маркс ур., 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры тарафыннан гражданнарны кабул итү булачак. Кабул итүгә язылу өчен Телефон: (843) 236-41-80 (Кеше хокуклары буенча вәкилнең кабул итү бүлмәсе).

2019 елның 20 августында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры тарафыннан гражданнарны бердәм тематик кабул итү булачак.


15
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 2019 елның 15 августында Чистай шәһәре прокуратурасы һәм район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе җирле үзидарә органнарында һәм муниципаль бюджет учреждениеләрендә коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы затлар белән "башкарма хакимият органнары алдында куелган бурычларны үтәү өчен оешмаларда коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау"темасына укыту семинары үткәрде.

2019 елның 15 августында «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Чистай Никахлашу сараенда никах теркәүгә гариза биргән һәм үзләрен никах төзелеше белән бәйләргә планлаштырган парлар белән Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре оештырган «түгәрәк өстәл» формасында әңгәмә үткәрелде.

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан сөт, шулай ук сөт составлы һәм сөтле продуктлар (алга таба – сөт продукциясе) сатучылар өчен дә сәүдә кагыйдәләре үзгәрде, мондый продукцияне сату залында урнаштыру (салу) тәртибен үзгәртүгә бәйле яңа бурычлар билгеләнде.

Татарстан Республикасында соңгы 5 елда мәгариф инфраструктурасын камилләштерү буенча җитди чаралар күрелде - 16 мең укучыга 33 мәктәп, 22 мең урынга якын 150 балалар бакчасы төзелде, 711 мәгариф оешмасы капиталь ремонтланды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте. Быелгы киңәшмәнең төп темасы - "белем бирүнең сыйфатын күтәрү факторы буларак тәрбия".

2019 елның 14 августында «Чистай РҮХ» ДАССОда террорлык янавы һәм шартлы рәвештә кылынган террорлык акты барлыкка килгәндә команда-штаб өйрәнүләре уздырылды.

Кунаклар бүген хөрмәтле юбилярны котларга чиратка тезелеп бастылар. Иң элек Фәһимә Шәфигулловнаны Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов котлады, Татар Талкышы авыл җирлеге башлыгы Максум Вәлиев та котлау сүзләрен җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International