2019 елның 18 декабрендә "Чистай авыл хуҗалыгы техникумы" ДАҺБУ базасында "В","С", "D", "Е" категорияле тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм практик йөртү буенча квалификация имтиханнары үткәрелде. Рөхсәт ителгән 26 кешенең 19ы имтиханнарга уңышлы тапшырды.
19 декабрьдә, көнбатыш районнардан башлап, кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшем көтелә, урыны белән көчле.
13 декабрь көнне «Лидер» спорт мәктәбендә йөзү буенча «Яңа ел дулкыны»турниры булып узды. Ярышларда 70кә якын бала катнашты - алар йөзү белән беренче ел шөгыльләнүче балалар. Турнир шәхси зачетта үткәрелде, һәр катнашучы ике шәхси дистанциядә старт алырга хокуклы иде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Халыкара авыл яшьләре конгрессы аылуы турында хәбәр итә. Анда катнашуга Татарстан һәм Россия авылларыннан 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр чакырыла.
Чистай шәһәренең тарихи өлешендә мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләре турында 17 декабрьдә узган эшлекле киңәшмәдә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов фикер алыштылар.
Бүген тантаналы рәвештә яңартылганнан соң Үзәк бульвар ачылды.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарындагы территориаль бүлеге Чистай шәһәрендә эчәргә яраклы су белән тәэмин итүне контрольдә тоту турында хәбәр итә.
Чистай балалар сәнгать мәктәбе укучылары Баһаветдинова Алинә, укытучысы Леванова Ольга - "Россиянең Пушкин көне" конкурсы темасы буенча; Нырова Анна Севастьянова Наталья - "2019 ел - Театр елы" темасы буенча Саратов өлкәсе Мәдәният министрлыгы, "Россия Рәссамнар берлеге"Саратов бүлекчәсе оештырган балалар һәм яшүсмерләр сәнгать әсәрләренең VI Халыкара күргәзмә-конкурсында беренче урын яуладылар.
Бүген Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында коллегиянең киңәйтелгән утырышы узды. Чара кысаларында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров ведомство төзелүгә 10 ел тулу уңаеннан ирешелгәннәр турында сөйләде, шулай ук агымдагы елга нәтиҗәләр ясады.
2019 елның 20 декабрендә 10.00 – 11.00 сәгатьтә Чистай муниципаль районы администрациясе бинасында Казан районара табигатьне саклау прокуроры, юстиция киңәшчеләре Денис Александров тарафыннан Чистай муниципаль районында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк.