ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Федераль закон нигезендә, 2010 елдан бирле 3 сентябрьдә илебездә Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану көне билгеләп үтелә. Бу хакта «Россиянең сугышчан дан һәм истәлекле көннәре» турындагы федераль канунда бәян ителә. Шул уңайдан, 3 нче сентябрь көнне «Юлдаш» Чистай шәһәре өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Россиянең хәрби дан көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Бүген тыл хезмәтчәне Сафина Наҗия Ибраһим кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Чистай муниципаль районы хакимияте сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлый!

Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары аша үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз һәм һәркем уртак Җиңүгә үз өлешен кертте. Бу тиңдәшсез батырлык гасырларда калачак һәм һәрвакыт патриотизм, әхлаклылык, бурычка тугрылык үрнәге булып хезмәт итәчәк. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр телим. Юбилеегыз белән ихлас котлауларны һәм иң изге теләкләрне кабул итегез!

21 сәгатьтән. 8 сентябрь 18 сәгатькә кадәр. 9 сентябрь 2020 ел.

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 9 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә, урыны белән иртән һәм көндез урыны белән көчле яңгыр көтелә.


7
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2020 елга планлы ремонт эшләре графигы нигезендә, Зур Талкыш торак пункты филиалы объектында 2020 елның 29 сентябрендә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр, аналог һәм цифрлы телерадиотапшырулар программаларын тапшыруны туктатып торып, планлы ремонт-профилактика эшләре үткәреләчәк.

Бүген тыл хезмәтчәне Баранова Александра Дмитриевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Хөрмәтле Александр Дмитриевна, Чистай муниципаль районы хакимияте сезне чын күңелдән юбилеегыз – 90 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итә!

Сезгә нык сәламәтлек, шатлыклы гаилә бәйрәмнәре, якыннарыгызның кайгыртуын һәм туганнарыгызның җылысын телибез.

Бүген Чистай районы буенча ГТХМ хезмәткәрләре җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре белән берлектә экологик өмә үткәрделәр. Чара «Яшел Россия»Бөтенроссия акциясе кысаларында узды.

2020 елның 8 сентябренә 7 сентябрь 18 сәгатьтән 8 сентябрь 18 сәгатькә кадәр

Алмашынучан болытлы һава.

Явым-төшемсез.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +4..+8˚.

Көндез максималь һава температурасы +24..+27˚.

Апас, Зәй, Мөслим, Саба, Сарман, Тәтеш, Чистай районнары игенчеләре бөртеклеләр уңышын җыюны төгәлләделәр. Буа, Азнакай, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә (99%), Биектау, Түбән Кама (98%), Алексеевск, Кукмара, Минзәлә, Спас, Теләче (97%) районнары финиш сызыгында. Исегезгә төшерәбез, быел беренчеләрдән булып урып-җыюны Әтнә һәм Нурлат районнары игенчеләре төгәлләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» Агросәнәгать паркында бакчачылар көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Республика җитәкчесен ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озатып йөрде.

12 сентябрьдә традицион көзге ярминкәләр үз эшен башлап җибәрәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International