Федераль закон нигезендә, 2010 елдан бирле 3 сентябрьдә илебездә Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану көне билгеләп үтелә. Бу хакта «Россиянең сугышчан дан һәм истәлекле көннәре» турындагы федераль канунда бәян ителә. Шул уңайдан, 3 нче сентябрь көнне «Юлдаш» Чистай шәһәре өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Россиянең хәрби дан көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Чараның максаты - Җиңүнең төп кыйммәтләрен җиткерү һәм гомуми тарихи истәлекне саклап калу.
Бәйрәм программасы “Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану көне” дип исемләнгән тематик видеосюжет күрсәтүдән башланды. Программада сугыш чоры җырлары, совет һәм татар шагыйрьләренең ана мәхәббәтенең бөек көче, сугыш чоры балалары турында шигырьләре яңгырады. Салкыннан һәм ачлыктан, дошман бомбаларыннан һәм снарядлардан һәлак булганнарның тыныч яшәүчеләрен бер минут тынлык белән искә алдылар.
Интернат-йортта яшәүчеләр, үз чиратында, һәр номерны җылы кабул иттеләр, күпләрнең күзләрендә яшь иде, чөнки алар барысы да балачак һәм яшьлек еллары кырыс сугыш һәм сугыштан соңгы чорларга туры килгән буынга карый.
Тематик фотозона оештырылды. Анда Бөек Ватан сугышы чорындагы әйберләр: солдат пилоткасы, баян, сугыш еллары фотосурәтләре төшерелгән альбомнар тәкъдим ителде. Барлык теләүчеләр истәлеккә фотога төште.