Бүген Чистай районы буенча ГТХМ хезмәткәрләре җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре белән берлектә экологик өмә үткәрделәр. Чара «Яшел Россия»Бөтенроссия акциясе кысаларында узды.
Өмә "Умиление"скверында узды. Тирә-юнь җыештырылды: өмәдә катнашучылар җәй буена җыелган яфракларны һәм чүп-чарны җыеп алдылар, коймаларны һәм яктырткычларны буядылар.
«Яшел Россия» Бөтенроссия экологик өмәсе сентябрь аенда ел саен үткәрелә.
Акциянең максаты булып экологик куркынычсызлык, әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигатькә сак караш мәсьәләләрен борчыган барлык кешеләрне берләштерү тора.