8 июльдә без иң күркәм бәйрәмнәрнең берсен – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәбез. Ул безнең илдә күптән түгел генә яңадан торгызылды, әмма аны күпләр яратып өлгерде.
Гаилә – җәмгыятьнең төп байлыгы, ул тормышыбызны мәгънәле итә. Гаилә ул – ныклы йорт, балалар, оныклар, якыннар, алар һәрвакыт аңларлар һәм ярдәм итәрләр.
Дәүләт тарафыннан хәзер демографик сәясәткә, гаиләгә ярдәм итүгә, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга аерым игътибар бирелә. Безнең районда шулай ук гаилә кыйммәтләрен ныгыту, әниләрне һәм балаларны социаль яклау буенча актив эш алып барыла. Балаларның тулы канлы ялы һәм үсеше өчен барлык шартлар тудырыла.
Һәр гаиләгә чын күңелемнән нык сәламәтлек, җылылык һәм иминлек телим, йортларыгызда һәрвакыт мәхәббәт, татулык, хөрмәт хөкем сөрсен.
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Халык гореф-гадәтләре исән, әлегә алар турында хәтерлиләр, аларны саклыйлар.
2021 елның 22 июлендә 10:00 сәгатьтә төбәк салым органнарының хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча чираттагы ачык фикер алышуларда салым түләүчеләрнең онлайн-форматында юридик затларны һәм индивидуаль эшкуарларны дәүләт теркәвенә алу буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу, дәүләт теркәвенә алу буенча электрон сервислардагы яңалыкларны карау мөмкинлеге бар.
2021 елның 5 июлендә Чистай муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясенең Татарстан республикасында дуңгызларда африка чумасын кисәтү һәм профилактикалау мәсьәләләре буенча утырышы булды.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе билгеләп үткәнчә, республика территориясендә елның шушы чоры өчен аномаль эссе һава торышы урнашты.
Снюслар никотин күп булу сәбәпле, сәламәтлек өчен җитди куркыныч тудыра, шуңа күрә снюсны куллану агулауга китерергә мөмкин.
Өстәмә вакцинация пункты Чистайда Циолковский урамы, 3 нче йортта ачылды
2021 елның 6 июленнән 12 июленә кадәр Татарстан Республикасында урыны белән ерак көнчыгыш районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы саклана (5 сыйныф), республикада урыны белән янгын куркынычы югары (4 сыйныф).
Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәсенең төп темалары-балаларның җәйге ялы, коронавируска прививка ясау кампаниясе, АПК эше һәм узган атнада оператив хәл.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 июльдән йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә яңа айлык пособие бирүгә гаризалар кабул ителә башлады. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиент хезмәтендә бирергә мөмкин.