Өстәмә вакцинация пункты Чистайда Циолковский урамы, 3 нче йортта ачылды
Чистай РҮХнең Чистай филиалы Циолковский урамы, 3 нче йорт адресы буенча Covid-19дан прививка ясарга теләүчеләрне кабул итә.
Кичәге көн эчендә анда яңа коронавирус инфекциясеннән 22 кеше вакцина ясаганнар.
Өстәмә пункт якын-тирә микрорайоннарда яшәүче чистайлыларга уңайлы булсын өчен ачык дип билгеләнә. Әмма филиалга прививка ясарга теләгән һәркем мөрәҗәгать итә ала.
Алдан язылу яхшырак. Моны 4-77-06 телефоны буенча эшләргә була. Прививка Кабинеты 8дән 15 сәгатькә кадәр эшли.