«Россия Федерациясе Җир кодексына һәм «гражданнар тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның 23 статьясына үзгәрешләр кертү турында " 307-ФЗ номерлы Законга быелның 8 августында имза салынды һәм 2025 елның 1 мартында үз көченә керәчәк.
Җир кишәрлекләре милекчеләре, шул исәптән бакчачылар һәм яшелчәчеләр, аларны, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге кишәрлекләргә охшатып, өч ел эчендә файдалана башларга тиеш. Участокны үзләштерү дигәндә аны файдалану өчен яраклы халәткә китерү өчен кирәкле гамәлләр аңлашыла. Мондый гамәлләр исемлеге, шулай ук участокның үзләштерелмәве билгеләре хөкүмәт тарафыннан 2025 ел башында расланачак, карар проектлары инде бастырылган.
Закон озак вакыт үзләштерелмәгән ташландык җир кишәрлекләре проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән. Мондый участоклар әйләнә-тирә мохит һәм күрше территорияләр өчен куркыныч тудыра, чөнки корткычлар, чүп үләннәре һәм хәтта янгыннар чыганагы булырга мөмкин.
Россия кануннарында үз җир кишәрлекләреннән файдаланмаган яисә аларны тиешенчә файдаланмаган милекчеләргә карата шактый катгый таләпләр каралган. Мәсәлән, закон буенча, милекчедән торак һәм башка төзелеш өчен билгеләнгән кишәрлек алынырга мөмкин ,әгәр ул максатчан билгеләнеш буенча өч ел дәвамында кулланылмаса (РФ Гражданлык кодексының 284 маддәсе) — ягъни йорт төзелмәгән һәм төзелеш башланмаган.
Әмма элек җир кишәрлеген үзләштерү дигәндә нәрсә аңлашылуы һәм үзләштерү срокларының нинди булуы ачыкланмаган иде. Яңа закон билгеләгәнчә, үзләштерү-җир кишәрлеген максатчан билгеләнеш буенча һәм рөхсәт ителгән файдалану нигезендә файдалану өчен яраклы хәлгә китерү.
Әгәр милекче кишәрлекне үзләштермәгән яисә аны өч ел дәвамында тиешенчә файдаланмый икән, тиешле органнар җирне тартып алуны таләп итеп судка дәгъва бирә алалар. Дәгъва канәгатьләндерелгән очракта участок сатуга куела, ә аны сатудан кергән акчалар бюджетка керә.
Инде гамәлдәге канунда гражданнар өчен административ җаваплылык каралган җир кишәрлегенең кадастр бәясенең 1 процентыннан 1,5 процентына кадәр, әмма 20 мең сумнан да ким булмаган күләмдә административ штраф каралган. Әгәр участокның кадастр бәясе билгеләнмәгән булса, штраф күләме 20 мең сумнан 50 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.