Җинаятьчеләр смартфон хуҗаларының акчаларын таләп итү өчен телефоннарны читтән торып блоклый

2025 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Чистайда яшәүче 34 яшьлек хатын-кыз балигъ булмаган кызының телефоны хисап язмасына керү мөмкинлеген торгызырга тырышып, мошенникларга 20 000 сум күчергән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча дежур бүлегенә аның балигъ булмаган кызына карата мошенниклык турында гариза белән җирле бер хатын мөрәҗәгать иткән. Полицейскийларга ул кызының телеграмма каналында гомуми төркемдә үзеннән ярдәм сораган ят кеше белән хат алышуын сөйләде. Янәсе ул үз телефоныннан фотосурәтләрне күчереп ала алмаган һәм моны яшүсмердән эшләвен сораган. Аның телефонына керү өчен ул аңа үзенең хисап язмасы мәгълүматларын җибәргән. Логин һәм пароль буенча кыз ят кешенең телефонына кергәч, тегесе аның кәрәзле җайланмасына тулы керү мөмкинлеге алган һәм аны блоклаганнар.  Аннары ят кеше балигъ булмаган кыздан смартфонны блокировкадан азат итү өчен акча таләп итә башлый.

Хәлне төзәтергә теләп, кызның әнисе мошенникларга үзе 20000 сум акча күчергән. Әмма телефонны ачмаганнар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча тикшерү бүлеге тикшерүчесе тарафыннан РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсе 2нче өлеше «мошенниклык»белән каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Полиция хезмәткәрләре җинаять кылуга катнашы булган затларны ачыклау өчен кирәкле тикшерү гамәлләре үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International