ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2019 ел
сишәмбе

5 март көнне Александра Григорьевна Поливина үзенең 95 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте. Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов юбиляр адресына ихлас теләкләр белән мөрәҗәгать итте.

Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләреннән ашлык сатып алуга бәйле кыенлыклар турында мөрәҗәгатьләр ешаю сәбәпле, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә интервенция ашлыгын сатып алу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерә, ул бары тик эчке ихтыяҗны тәэмин итү өчен генә гамәлгә ашырыла.

5 мартта Чистай муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты бүлекләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында чираттагы киңәшмә узды.  Киңәшмәне Чистай район башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга субсидияләр һәм савым сыерларын тотуга субсидияләр, бер елдан өлкәнрәк кәҗә һәм кәҗәләр, савым сыерларына ветеринария хезмәте күрсәтүгә субсидияләр бирә. 2019 елда бу бердәм субсидия.

Хөрмәтле гражданнар!

РФ Гражданлык кодексының 222 статьясы нигезендә, РФ Шәһәр төзелеше кодексының 55.32 статьясы тәртибендә, 2019 елның 5 мартында Чистай ш., Урицкий ур., 67 йорт адресы буенча күпфатирлы торак йорт территориясендә үз белдексез корылмалар (хуҗалыксыз гаражлар һәм сарайлар) сүтеләчәк.

2019 елның 11 мартында 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Чистай районара тикшерү бүлеге бинасында (Чистай ш., К. Маркс ур., 87 йорт) Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Чистай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе юстиция капитаны Карасев Сергей Николаевич хокук саклау органнары хезмәткәрләренең хокуксыз гамәлләре турында мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итәчәк.

Алдан язылу өчен телефон:: 8.84342-5-38-72, 5-56-43, сот. тел.8-929-725-55-08.

Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне 1983 елдан башлап ел саен 15 мартта үткәрелә, ә 1994 елдан башлап Россия Федерациясендә дә киң колач белән билгеләп үтелә.

Кадерле хатын-кызлар!

6 март көнне 15:00 сәгатьтә сезне Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Чистай" мәдәният үзәгендә узачак бәйрәм концертына чакырабыз.


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген, 4 март көнне, Чистай муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов киңәшмә үткәрде.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 5 мартта көннең икенче яртысында һәм кич белән, 6 мартта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчле җил,  аерым районнарда буран һәм бозлавык көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International