Федераль интервенцион фондта булган ашлыкны эчке базар өчен генә сатарга карар ителде

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләреннән ашлык сатып алуга бәйле кыенлыклар турында мөрәҗәгатьләр ешаю сәбәпле, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә интервенция ашлыгын сатып алу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерә, ул бары тик эчке ихтыяҗны тәэмин итү өчен генә гамәлгә ашырыла.

Федераль интервенцион фондта урнашкан ашлыкны эчке базар өчен генә сату турында Карар кабул ителде. Әлеге чара тотрыклы бәя вәзгыятен саклап калуга һәм эшкәртү куәтләрен эшкә җигүгә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International