5 март көнне Александра Григорьевна Поливина үзенең 95 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте. Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов юбиляр адресына ихлас теләкләр белән мөрәҗәгать итте.
Александра Григорьевна Теньков районының Красновидово авылында туа (1958 елдан Кама Тамагы районы). Мәктәп чыгарылыш көнендә, 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлануын белгән. Александра Григорьевна мәктәпне тәмамлаганнан бирле лаеклы ялга чыкканчы Сәгать заводы стеналарында станок артында эшләгән. 1946 елда тыл хезмәтчесе медале белән бүләкләнгән, аннан соң аңа «Почет Билгесе» ордены бирелгән.
Константин Иванов аңа нык сәламәтлек теләде, Россия Федерациясе Президенты һәм Чистай муниципаль районы башлыгы исеменнән бүләк һәм котлау открыткалары тапшырды.