Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне 1983 елдан башлап ел саен 15 мартта үткәрелә, ә 1994 елдан башлап Россия Федерациясендә дә киң колач белән билгеләп үтелә.
Киләсе Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне цифрлы технологияләр прогрессының, барыннан да элек, кулланучыларның күпкырлы мәнфәгатьләрен исәпкә алырга тиешлегенә тагын бер кат игътибар итү өчен яхшы сәбәп булачак: бу «акыллы электроника» ның сыйфатына һәм иминлегенә хокук, һәм шәхси мәгълүматның ничек җыелуын, эшкәртелүен һәм кулланылуын белү хокукы.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Чистай территориаль бүлеге 2019 елның 4 мартыннан 15 мартына кадәр Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре, төп кулланучылар хокукларын һәм аларны яклау алымнары буенча гражданнарга тематик консультацияләр оештыра.
Халыктан шалтыратулар Роспотребнадзор территориаль идарәсенең кайнар линиясенә (843 42) 5-51-50, 5-50-05 телефоннары буенча кабул ителәчәк.