Кош гриппы барлык йорт һәм кыргый кошларның кискен авыруы, респиратор органнар һәм ашказаны-эчәк тракты зарарлануы белән эпизоотия рәвешендә уза. Кошлар гриппын китереп чыгаручы-А ыругы оромиксовируслары гаиләсеннән РНК-лы вирус.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының гражданнарны бергәләп кабул итүе
Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре.
14 июньдә В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чистай филиалы Чистай муниципаль районы башлыгы инициативасы белән "ТР шәһәрләрен үстерү институты" фондының "табигый территорияләрне һәм экотуризмны үстерү буенча Дирекция" департаменты ярдәме белән «Кама аръягы төбәгенең эшкуарлык инициативасы һәм туристлык потенциалын үстерү»II Республика форумы оештырылды
Киңәшмәне Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде
Россия көнендә Чистайда шәһәрдә туган, Россия Федерациясе Герое генерал-полковник Игорь Грудновка һәйкәл ачу тантанасы узды.
12 июньдә без күп гасырлык тарихы һәм бай мәдәни, рухи мирасы булган илебезнең төп дәүләт бәйрәмен билгеләп үтәчәкбез.
Россиянең төп көчен күпмилләтле халкы тәшкил итә. Ул һәрвакытта да, көчен кызганмыйча, илен яклауга баса, аның үсешен тәэмин итә. Россиялеләр Ватанны бәйсез, көчле итү омтылышында һәрчак бердәм.
Бүген без Ватан, җәмгыятебез, халкыбыз өчен бердәмлек кирәклеген яхшы аңлыйбыз. Россиянең иртәгә нинди булачагы үзебездән тора. Без балаларыбыз һәм оныкларыбыз алдында аның киләчәге өчен җаваплы. Уртак тырышлык белән без туган ягыбызны һәм Ватаныбызны үстерүгә юнәлдерелгән планнарны тормышка ашырачакбыз.
Барыгызга да тынычлык, бәхет, нык сәламәтлек, иминлек һәм барлык игелекле эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар телим! Безнең яшь буын һәрвакыт үз Ватаны белән горурлансын, аны яратсын һәм хөрмәт итсен.
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Яхшы хезмәтчәннәргә республика һәм муниципаль бүләкләр тапшырылды.
Хөрмәтле якташлар, районыбыз кунаклары!
Җиребезгә ышаныч, уңышлар, алдагы елның уңдырышлы булуына ышаныч белән тулы Сабантуй бәйрәме җитте. Авыл халкы аны күтәренке кәефтә, зур канәгатьлек хисе белән каршы ала.
Без әлеге халык бәйрәмен ипи-тоз белән каршы алабыз, безне туендыручы җиребезгә рәхмәт әйтәбез, булачак уңышка нигез салучы авыл хуҗалыгы алдынгыларына игелекле, намуслы хезмәтләре өчен дан җырлыйбыз. Элеккеге вакытлардагы кебек үк Сабантуй кешеләрне берләштерә, безне үткәннәребезгә, тарихыбызга алып кайта.
Аңа алдан әзерләнәләр, ә бәйрәм көннәрендә шәһәрләрдә һәм авылларда күңелле халык уеннары, спорт ярышлары, концертлар, уеннар һәм конкурслар үткәрелә. Бар җирдә дә шатлык, ачык күңеллелек, кунакчыллык, ихлас аралашу мохите хөкем сөрә.
Сабантуй һәрбер өйгә бәхет, шатлык, иминлек, тынычлык алып килсен!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Никахлашу сараенда бүген гаилә юбилярларын хөрмәтләделәр. Алтын туй белән котлауларны чистайлылар Василий Ильич һәм Нина Ивановна Петровлар кабул итте.