Сезне һөнәри бәйрәмегез – Социаль хезмәткәр көне белән чын күңелемнән котлыйм!
8 июньдә без зур җаваплылык йөкләнгән кешеләрне – дәүләтнең аерым кайгыртуына мохтаҗларга ярдәм итүчеләрне хөрмәтлибез. Социаль эш – һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше, күңел халәте. Монда очраклы кешеләр була алмый.
Сезнең риясызлыгыгыз, кешеләрне яратуыгыз ярдәмендә авыр тормыш хәлендә калган өлкәннәр, инвалидлар, балалар һәм гаиләләр ярдәм ала. Берәүләр сездән нәрсәдер эшләвегезне көтсә, икенчеләре – шәфкатьлелек, игътибар, тормышларында катнашуны. Сез аларның тормышына игелек, мәрхәмәт һәм күңел көрлеге кертәсез. Сезнең ярдәмегез белән алар үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, киләчәккә өметләнү һәм ышану сәләтенә ия булалар.
Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм игелекле хезмәтегездә уңышлар телим! Авыр, әмма игелекле хезмәтегез, тырышлыкларыгыз өчен ярдәм алучыларның җылы сүзләре һәм рәхмәтле елмаюлары сезгә бүләк булсын!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Атна башында Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итте.
2023 елның 6 июнендә Чистайда җирле үзидарә органнары депутатларын социаль челтәрләрдә эшләргә зональ өйрәтү узды.
Чистайда яшәүче 62 яшьлек хатын гыйнвардан февральгә кадәр мошенникларга 2 900 000 сум инвестицияләгән. Табыш та, инвестицияләнгән акча да алмаячагын аңлап, зыян күрүче полиция бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итә. 2023 елның мартында тикшерү бүлеге тикшерүчесе тарафыннан РФ ҖК 159 маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.
2023 елның 20 июнендә Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Павлов Сергей Вячеславович шәһәр Башкарма комитеты бинасында (Карл Маркс урамы, 46 йорт, каб. 1).
Кабул итүгә язылырга, шулай ук сорауларыгызны калдырырга 8(84342) 5-25-74 телефоны буенча мөмкин.
Һөнәри бәйрәм-Социаль хезмәткәрләр көне алдыннан, 6 июньдә, «Восток» мәдәни-ял үзәге базасында Чистай муниципаль районының социаль өлкә хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасы булды.
Аны бу искиткеч дата белән котларга Чистай районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов килде.
РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган һәм тапшыручылар белән килешенгән 2023 елга планлы ремонт эшләре графигына ярашлы рәвештә, Олы Полянка торак пунктындагы радиотелеүзәктә 2023 елның 7 һәм 8 июнендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр аналог һәм цифрлы телевидение һәм радиотапшырулар программаларын тапшыруны туктатып профилактик эшләр башкарылачак: ТНВ, Россия радиосы, Радио Татарстан, Болгар радиосы, 1 нче һәм 2 нче Федераль мультиплекслар (РТРС-1 һәм РТРС-2).
Тапшыручылар белән килешенгән һәм РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2023 елга планлы ремонт эшләре графигына ярашлы рәвештә, Олы Полянка торак пунктындагы радиотелеүзәктә 2023 елның 8 июнендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр аналог һәм цифрлы телевидение һәм радиотапшырулар программаларын: «ТНВ», «Россия радиосы», «Татарстан радиосы, Болгар радиосы, 1 нче һәм 2 нче Федераль мультиплекслар (РТРС-1 һәм РТРС-2).
Җәйге сезон башлануга бәйле рәвештә полиция хезмәткәрләре өлкәннәрнең игътибарын балигъ булмаганнар белән судагы бәхетсезлек очракларының күбесе ата-ана контроле булмау яки моның өчен билгеләнмәгән урыннарда су коену сәбәпле килеп чыгуына юнәлтә.