РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган һәм тапшыручылар белән килешенгән 2023 елга планлы ремонт эшләре графигына ярашлы рәвештә, Олы Полянка торак пунктындагы радиотелеүзәктә 2023 елның 7 һәм 8 июнендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр аналог һәм цифрлы телевидение һәм радиотапшырулар программаларын тапшыруны туктатып профилактик эшләр башкарылачак: ТНВ, Россия радиосы, Радио Татарстан, Болгар радиосы, 1 нче һәм 2 нче Федераль мультиплекслар (РТРС-1 һәм РТРС-2).