Чистай никахлар сараенда Алтын туйны Петровлар гаиләсе билгеләп үтте

2023 елның 9 июне, җомга

Никахлашу сараенда бүген гаилә юбилярларын хөрмәтләделәр. Алтын туй белән котлауларны чистайлылар Василий Ильич һәм Нина Ивановна Петровлар кабул итте.

Бу тантаналы көнне алар өчен Мендельсон маршы кабат яңгырады, ир белән хатын, ярты гасыр элек кебек үк, бер-берсенә мәхәббәт һәм тугрылык антлары бирделәр һәм традиция буенча хөрмәтле юбилярларның истәлек китабына кул куйдылар, туй вальсын биеделәр.

Яраткан һәм кадерле кешеләргә карата җылы һәм күңелгә үтеп керерлек сүзләр балалар, оныклар, дуслар авызыннан яңгырады. Василий Ильич белән Нина Ивановнаны алтын туйлары белән ЗАГС бүлеге башлыгы Ильмира Ярмушева, «Бердәм Россия»партиясенең җирле бүлеге вәкилләре котлады һәм бүләкләр тапшырды. Ир белән хатын өчен милли колоритлы музыкаль бүләкне Шапчак чуваш ансамбле ясады.

— Гаилә тормышында иң мөһиме - бер-беребезне тыңларга һәм ишетергә, кайчан юл куя белергә кирәклеген аңларга, хөрмәт итәргә кирәк, - дип уртаклаштылар Василий Ильич белән Нина Ивановна.

Ирле-хатынлы Аксубай районыннан, әмма инде күп еллар Чистайда яшиләр. Гаилә башлыгы Василий Ильич тимер-бетон әйберләр заводында эшли, Коммунистик хезмәт ударнигы. Нина Ивановна тегү фабрикасында эшли, «Хезмәт отличиясе өчен» медале белән бүләкләнә. Алар икесе дә хезмәт ветераннары. Иң мөһиме, юбилярлар — өч ул һәм алты оныкның бәхетле әти-әниләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International