ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- төнлә кыска вакытлы буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начараю белән; көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр көчле җил.;

- төнлә кайбер районнарда бозлавык;

- төнлә һәм көндез юлларда бозлавык.

Россия Федерациясе Граждан кодексының 23 статьясындагы 1 пункты нигезендә граждан, индивидуаль эшкуар буларак дәүләт теркәвенә алынганнан соң, юридик зат оештырмыйча гына, эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә хокуклы.

Чистай шәһәр прокуратурасы аңлатуынча, РФ Гаилә кодексының 69нчы маддәсе нигезендә, хроник алкоголизм яки наркомания кебек авырулар булган ата-ана, тиешле медицина документлары белән расланган, Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин.

Чистай дәүләт музей-тыюлыгы ике проектның партнеры булды, алар Президент Мәдәни инициативалар фонды грантларын отты.


10
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген, 10 ноябрьдә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен - Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәләр. Тантаналы чара һәлак булган хезмәткәрләрне искә алу мемориалы янында узды. Мәйданга бүлек ветераннары, Иҗтимагый совет әгъзалары, җитәкчелек һәм шәхси состав җыелды.

Глобаль пандемия инфекциянең таралуын булдырмау һәм гражданнарның сәламәтлеген саклау өчен максималь җайга салынган гамәлләр таләп итә.

Агымдагы елның 14-21 ноябрендә Татарстан Республикасында Бөтенроссия экологик диктанты үткәрелә.

2021 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- көндез кыска вакытлы буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начараю белән; көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил.;

- төнлә һәм көндез юлларда урыны белән бозлавык.

Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

10 ноябрьдә сез һөнәри бәйрәмегезне билгеләп үтәсез. Сез закон сагында торасыз, көн саен җинаятьчелеккә каршы көрәшәсез, җәмәгатьчелек иминлеген тәэмин итәсез. Сез яклауга мохтаҗларга еш кына үз гомерегез бәрабәренә ярдәмгә килергә әзер торасыз. Полиция хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы, батырлыгы, үз вазифаларына җаваплы каравы җәмгыять иминлегенең нигезе булып тора.

Яшь буынга белем һәм тәҗрибә биргән ветераннарыбызга рәхмәт белдерәм!

Сезнең барыгызга да сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим. Энергия, югары һөнәри осталык, үз көчегезгә ышану һәм уңыш сезгә һәрвакыт юлдаш булсын!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International