Чистай полициясе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Бүген, 10 ноябрьдә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен - Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәләр. Тантаналы чара һәлак булган хезмәткәрләрне искә алу мемориалы янында узды. Мәйданга бүлек ветераннары, Иҗтимагый совет әгъзалары, җитәкчелек һәм шәхси состав җыелды.

Һәлак булган хезмәткәрләрне искә алу уңаеннан бер минут тынлык игълан ителде. Бүлек начальнигы һәм ветераннар Советы Рәисе хәтер Мемориалына венок куйдылар.

Бүлек җитәкчесе, полиция полковнигы Олег Денисов шәхси составка грамоталы һәм нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде, пандемия белән бәйле шактый киеренке шартларга карамастан, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре куелган бурычларны уңышлы үтәделәр, дип билгеләп үтте.

Котлау сүзе белән ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция подполковнигы Илдар Вәлиуллин чыгыш ясады.

Эчке эшләр органнарында мактауга лаеклы хезмәте, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш кертүе һәм югары һөнәри осталыклары өчен иң яхшы хезмәткәрләр һәм ветераннар ведомство бүләкләре, грамоталар һәм бүлек башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Александр Панов полиция хезмәткәрләренә уртак эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм өч хезмәткәргә «ярдәм өчен» медален һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

Ел саен Эчке эшләр органнары хезмәткәре көнендә җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең иң яхшы хезмәткәренә, аның әтисе Владимир Зайцев истәлегенә, Эчке эшләр министрлыгы ветераны Иван Дмитриевич Зайцев премиясе тапшырыла. Быел ул икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге начальнигы полиция майоры Җәмил Әхмәтҗановка тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International