ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен дөньяда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан якынча 17 млн кеше үлә. Диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча, Россиядә яшәүчеләрнең 20% тан артыгы йөрәк авыруларын үстерү рискында торалар. Бөтендөнья йөрәк көне алдыннан, 2019 елның 24 сентябреннән башлап 26 сентябренә кадәр «Чистай РҮХ» ДАССОның медицина бүлекчәләрендә йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару турында халыкка мәгълүмат бирү максаты белән берничә чара уздырылды. Шулай, 24 сентябрьдә Чистай ҮРХ стационары территориясендә медицина персоналы саф һавада кардиотренировка рәвешендә флэшмоб оештырды. Флэшмобка «Чистай РҮХ» ДАССОның балалар сырхауханәсенең һәм 2-нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең хезмәткәрләре кушылдылар. Алар дәвалау учреждениеләре янындагы территорияләрдә массакүләм кардиотренировкалар үткәрделәр.

2019 елның 26 сентябрендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре никахлашу сарае базасында «Чистай күппрофильле көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары белән гаилә нигезләре дәресе үткәрделәр.

Татарстан Президенты республика Дәүләт Советына еллык юлламасын укыды.  Дәүләт Советының аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, быел юллама үзенчәлекле булды, чөнки күптән түгел Дәүләт Советының яңа составы сайланды, ә инде бер елдан соң республикада президент сайлаулары көтелә.

Чистай муниципаль районы халкына 2019 елның 14 октябреннән цифрлы телевидениегә күчү турында исегезгә төшерәбез. Аналог телетапшыруларын тулысынча сүндереп бетерергә 18 көн калды.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 27 һәм 28 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров     «Татарстан  Республикасының  цифрлы   моделе» проектын агмәлгә ашыру  буенча  эшче  киңәшмә  уздырды.   

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә Чистай муниципаль районы Советының чираттагы утырышы узды, анда ЧМР Советының Бюджет кодексы, Чистай муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы карарларына үзгәрешләр кертелде, шулай ук муниципаль милекне хосусыйлаштыру тәртибен расладылар. Үзгәрешләр "авария хәлендәге" мәдәни мирас объектларына ташламалы аренда түләве билгеләү турындагы нигезләмәләргә дә кагылды, муниципаль районга кайбер җирле мәсьәләләрне хәл итү буенча шәһәр вәкаләтләре тапшырылды.

Бүген Чистай муниципаль районының шәһәр төзелеше советының чираттагы утырышында шундый карар кабул ителде. Утырышны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2-нче утырышы кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International