Ел саен дөньяда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан якынча 17 млн кеше үлә. Диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча, Россиядә яшәүчеләрнең 20% тан артыгы йөрәк авыруларын үстерү рискында торалар. Бөтендөнья йөрәк көне алдыннан, 2019 елның 24 сентябреннән башлап 26 сентябренә кадәр «Чистай РҮХ» ДАССОның медицина бүлекчәләрендә йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару турында халыкка мәгълүмат бирү максаты белән берничә чара уздырылды. Шулай, 24 сентябрьдә Чистай ҮРХ стационары территориясендә медицина персоналы саф һавада кардиотренировка рәвешендә флэшмоб оештырды. Флэшмобка «Чистай РҮХ» ДАССОның балалар сырхауханәсенең һәм 2-нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең хезмәткәрләре кушылдылар. Алар дәвалау учреждениеләре янындагы территорияләрдә массакүләм кардиотренировкалар үткәрделәр.