Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә Чистай муниципаль районы Советының чираттагы утырышы узды, анда ЧМР Советының Бюджет кодексы, Чистай муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы карарларына үзгәрешләр кертелде, шулай ук муниципаль милекне хосусыйлаштыру тәртибен расладылар. Үзгәрешләр "авария хәлендәге" мәдәни мирас объектларына ташламалы аренда түләве билгеләү турындагы нигезләмәләргә дә кагылды, муниципаль районга кайбер җирле мәсьәләләрне хәл итү буенча шәһәр вәкаләтләре тапшырылды.